Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда «Без срока давности» тарихи фактларны реконструкцияләүне тәкъдим иттеләр

19 нчы мәктәптә совет халкының геноциды истәлегенә багышланган тарихи фактларны реконструкцияләүне тәкъдим иттеләр. Чара «Без срока давности» проекты кысаларында оештырылды.

15 нче балалар иҗат йортының «Кадет» отряды һәм 82 нче кадет мәктәбе эзтабарлары Ольга Шистерова җитәкчелегендә «Мин әле үләргә теләмим» спектаклен куйдылар.

Бу сугыш чоры балалары, Ленинград шәһәренең кечкенә кешеләре турында куелыш. Аларның балачагы үзенчәлекле – камалышлы. Еш кына алар, үзенең кечкенә яшләре аркасында, тирә-юньдә ниләр барганын аңламый: ни өчен тәрәзәдә снарядлар шартлый, ни өчен шулай куркыныч сирена улый һәм нигә бомбоубежищега йөгерергә кирәк, ни өчен янәшәдә әтиләре юк, һәм ни өчен һәрвакыт тамак ач...Әлеге сорауларга җавап биреп булмый.

«Без срока давности» проектының максаты – Бөек Ватан сугышы чорында СССР тыныч халкының – нацистларның хәрби җинаятьләре корбаннарының фаҗигасе турында тарихи хәтерне саклау. 

Кабул итү графигы