Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
ТОСЭР резидентлары Чаллыда 7 меңнән артык эш урыны булдырган
ТОСЭР резидентлары Чаллыда 7 меңнән артык эш урыны булдырган

Яр Чаллыда социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Бүгенге көндә Чаллыда ТОСЭР резиденты статусы 39 җитештерү компаниясенә бирелгән, алар шәһәр икътисадына 26,5 млрд сум капитал салган һәм 7136 яңа эш урыны булдырган. Шәһәрдә ТОСЭР статусы барлыкка килгәннән бирле барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләре 13,7 млрд сум тәшкил иткән, бу преференцияләр күләменнән 2 тапкырга күбрәк.

"Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы шәһәргә 2016 елда бирелде, ул 2028 елга кадәр озайтылды. Татарстан Республикасында барлыгы 5 ТОСЭР эшли. Шәһәрдә төзелеш материаллары, көнкүреш техникасы, азык-төлек сәнәгате һәм башкалар җитештерү буенча резидентлар эшчәнлеге алып барыла. Чит ил компанияләре резидентлары бар. ТОСЭРга керү критерийлары үзгәрде, хәзер программада кече бизнес та катнаша ала", - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.

Кабул итү графигы