Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Рөстәм Миңнеханов: Шәҗәрә фестивале гаилә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә
Рөстәм Миңнеханов: Шәҗәрә фестивале гаилә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә
Рөстәм Миңнеханов: Шәҗәрә фестивале гаилә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә

Бүген Казанда «Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез» юбилей V Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Нәсел фестивале февральдә башланды. Соңгы этапка алты гаилә чыкты: Лозов-Ярцевлар гаиләсе (Казан), Хантимеровлар гаиләсе (Саба районы), Габдрахмановлар гаиләсе (Ютазы районы), Әхмәтҗановлар гаиләсе (Зәй районы), Андреевлар гаиләсе (Аксубай районы) һәм Гарәфетдиновлар гаиләсе (Кайбыч районы). Театр сәхнәсендә һәр команда шәҗәрәсен нәфис концерт номеры белән тәкъдим итте, милли костюмнар күрсәтте һәм үз гореф-гадәтләре, гаилә традицияләре турында сөйләде.

Кабул итү графигы