Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Асия Латыйп кызы Сафина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин , Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлады.