Яр Чаллыга гастрольләр белән Галиәскәр Камал театры киләчәк
Февраль ахырында Яр Чаллыга гастрольләр белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры киләчәк. Казан артистлары шәһәрдәшләрне яратып өлгергән репертуардан тыш, өч премьера спектакле белән дә сөендерәчәкләр. Аларның беренчесен, Альберт Шакировның «Сәфәр» пьесасы буенча куелган спектакльне, Чаллы халкы "Энергетик" мәдәният йорты сәхнәсендә күрә алачак.