Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы, Россиядә Haier бизнесларын үстерү буенча директоры Людмила Романова белән очрашты.

Очрашуда шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

Яклар Яр Чаллы территориясендә Haier проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай, компания индустриаль паркны үстерү эшен дәвам итә. Бүген аның территориясендә кер юу машиналары заводы, көнкүреш техникасы заводы һәм әзер продукция склады эшли. 2021 елда тагын 2 завод (штампланган эшләнмәләр заводы һәм суыткыч һәм суыту җиһазлары җитештерү буенча «акыллы завод»), шулай ук хезмәткәрләр өчен тулай торак төзелеше башланды. Моннан тыш, 2016 елдан башлап «Мастер» КИП территориясендә суыткычлар җитештерү заводы эшли. Haier компаниясе тарафыннан барлыгы 1,7 мең яңа эш урыны булдырылган.

Фото: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кабул итү графигы