Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Рөстәм Ногманов Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы итеп билгеләнде

Бүген шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсендә Сәламәтлек саклау идарәсенең яңа башлыгы Рөстәм Ногманов тәкъдим ителде. Ул элек Александр Николаевның урынбасары булып эшләде. Рөстәм Ногманов Чаллыда туган, КДМУны тәмамлаган. Ул үз эшчәнлеген санитар табиб булып башлый, 5 нче шәһәр хастаханәсендә табиб, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли. Өйләнгән, 4 бала атасы.

"Сездә шәһәр җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәткән зур ышаныч тулысынча аклансын өчен бар нәрсә дә бар. Эш катлаулы, гади түгел, клиент һәрвакыт хаклы. Сезнең эш тәҗрибәгез бар. Уңышлар, чиксез сабырлык һәм һөнәр сайлаганда бирелгән мөһим антны һичшиксез үтәү зарур", - дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев.

Кабул итү графигы