Яр Чаллыда шәһәр тарихы һәм «КАМАЗ» буенча иң белемле зирәкләрне билгеләделәр
«Нур» яшьләр үзәгендә «Камадагы ак шәһәр — кичә белән иртәгә кушылган урын» дип исемләнгән шәһәркүләм квиз-викторинасы узды.
«Нур» яшьләр үзәгендә «Камадагы ак шәһәр — кичә белән иртәгә кушылган урын» дип исемләнгән шәһәркүләм квиз-викторинасы узды.
Тула өлкәсенең Алексин шәһәрендә терәк-хәрәкәт системасында авырулары булган кешеләр арасында бочча спорты буеча Россия беренчелеге узды. Чара «Россия Спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Шәхси ярышларда Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән 68 спортчы катнашты, алар 8 комплект медаль бүлештеләр. Безнең спортчылар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, үз категорияләрендә беренче унлыкка керделәр.
Батырлык көннәре һәм 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, Автозавод районында «Оныклар Җиңү шатлыгын данлый» исемле строй һәм җыр күрсәтү бәйгесе башланды. Биредә районның 22 белем бирү учреждениесе укучылары катнаша.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚, аязганда -10˚ка кадәр. Көндез максималь температура +3..+7˚. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Яр Чаллыдан делегация, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Нәтиҗә бар!» төбәк хисап-программа форумында катнашты. Форумда катнашучылар төбәктә Халык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен барладылар һәм аның яңартылган версиясе өчен тәкъдимнәр җыйдылар.