Чаллыда өч урында: ипподромда, «Төзүче» стадионы алдындагы мәйданда һәм «Южный» агросәнәгать базарында чираттагы ярминкә узды. Татарстанның 14 районыннан 700 тоннадан артык авыл-хуҗалыгы продукциясе китерелде.
Сыер, тавык, каз, үрдәк итенең, сөт ризыкларының, яшелчәнең киң ассортименты тәкъдим ителде.
18 октябрь көнне шул ук урыннарда ярминкәләр була.