Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
60 нчы мәктәп Татарстан волейбол лигасының бронза призеры булды

Кичә Казанда мәктәп волейбол лигасының 2022-2023 елгы сезоны тәмамланды. Ярышларның финал өлешенә Яр Чаллыдан ике команда үтте, кызлар арасында 60 нчы мәктәп, егетләр арасында 4 нче мәктәп.

Бөтен сезон нәтиҗәләре буенча көрәштә кызлар арасында 3 урынны Чаллы шәһәренең 60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды. Чемпионнарны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм бүләкләде. Моннан тыш, кызлар арасында иң яхшы тапшыручы булып Ландыш Сабирова (60 нчы мәктәп) танылды. "Мәктәп волейбол лигасы" проекты 5 ел эчендә Татарстанда иң массакүләм спорт чараларының берсе булды. Узган сезонда проект республиканың барлык муниципаль районнарындагы 740 гомуми белем бирү оешмасыннан 27 меңнән артык баланы берләштерде. 5 мең команда оештырыла, алар 11 мең уен уйный. Бүләкләү тантанасында шулай ук ярышларның баш судьясы, Татарстан Волейбол федерациясенең башкарма директоры Мансур Кәримов һәм Чаллы шәһәре Волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе вице-президенты Андрей Ляпунов катнашты.

Кабул итү графигы