Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир башланды
Яр Чаллы предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир башланды

Sundale пляж клубында ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир башланды. Турнирда катнашучыларны Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре советы рәисе Дмитрий Ульдяков һәм Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре волейбол Федерациясе Рәисе Игорь Чернышов сәламләде..

Пляж волейболы хатын-кызлар лигасы уеннарыннан башланды, анда 10 команда катнаша: "Петролайн-А", "11 нче спорт мәктәбе", "СОЮЗ-РЕГИОН", "Ремдизель", "ТЭМПО", "Яр Чаллы шәһәре бала йорты", "КАМАЗның кою заводы һәм логистика үзәге", "Чаллы ТЭЦ", "Чаллы-Бройлер".

Ирләр лигасында предприятиеләрнең 24 командасы очрашачак: "Идел буе экология компаниясе", "Логистика үзәге", "Пресс-рама заводының фәнни-техник үзәге", "КАМАЗның Кою заводы һәм Автомобиль заводы","Бәрәкәт","Петролайн-А","Ремдизель","РОСТАР","Чаллы җылылык челтәрләре", "Чаллы-Бройлер","Эксперт+","Чаллы ҖЭҮ","КАМАЗ-Энерго","Пенсия фонды","КАМЭР","Түбән Кама ГЭСы","Чаллы Водоканалы"."Россия ГТХМ", "РУ-инжиниринг".

Уеннар Sundale пляж клубы һәм Г. Тукай исемендәге яр буеның үзәк пляжы территориясендә эш көннәрендә июль дәвамында узачак.

Кабул итү графигы