"Айкай", "Агыйдел", "Мари кундем": без бер агач тармаклары"
22 октябрьдә Яр Чаллыда «Без бер агач тармаклары» ТР фин-угор халыклары фестивале узачак. Фестиваль кысаларында 10:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре этномәдәни һәм фәнни җәмгыятьләре вәкилләре катнашында «Татарстанның фин-угор халыкларының мәдәни мирасы: саклау һәм үстерү» темасына түгәрәк өстәл узачак. Фестивальнең төп вакыйгалары «Энергетик» мәдәният сараенда башлана, анда 13:00 сәгатьтә фестивальнең концерт программасы үтәчәк. Тантаналы чарада катнашучылар һәм кунаклар Татарстан һәм Россия төбәкләре фин-угор халыкларының иҗат коллективлары һәм башкаручылары булачак. Фестивальнең махсус кунаклары: Удмурт дәүләт «Айкай» фольклор җыр һәм бию театры, "Марий Эл" дәүләт бию ансамбле, "Мари кундем" халык уен кораллары оркестры, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "ZAKARIA" фольклор төркеме.