Чаллылыларны "Яратып китаплар бүләк итегез – 2021" Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар
2021 елның 8-14 февралендә балаларны китап укуга тарту буенча "Китап сөючене үстерәбез" мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе 14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Яратып китаплар бүләк итегез" исемле бишенче гомумроссия акциясен уздыра. Акция кысаларында китапханәләр, китап кибетләре, музейлар, мәктәпләр, гимназияләр мәйданчыкларында гадәттәгечә китапханәләр һәм балалар учреждениеләре өчен китаплар җыю оештырылачак. Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасыда әлеге чарадан читтә калмый, шуңа күрә китап сөючеләрне «Яратып китаплар бүләк итегез» акциясендә катнашырга чакыра.