Яр Чаллыда Ләйсән Галимованың күргәзмәсе ачылды
Яр Чаллы картиналар галереясендә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Ләйсән Галимованың «Батырлык һәм мәхәббәт» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында рәссамның эшләре төрле чорларны берләштерә: Идел буе Болгары сугышчыларының һәм Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгыннан алып махсус хәрби операция сугышчыларының фидакарьлегенә кадәр. Камера күргәзмәсендә 18 рәсем һәм график әсәр тәкъдим ителә.