Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дәресләр уза. Анда бию буенча дәрес узды.
Дәресне хореограф Адель Галимарданова үткәрде.
Бию – ул үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер сүз дә ишеттермичә тарихыны аңлатып сөйли. Бию аша теләсә нинди хис-тойгыларны күрсәтеп була, халыкны уйланырга мәҗбүр итә торган тирән мәгънә бирергә мөмкин.