Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы татар драма театры 600 мең сумлык сертификат отты

 Аяз Гыйләҗева исемендәге Яр Чаллы татар драма театры 600 мең сумлык сертификат иясе булды, аңа Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» пьесасы сәхнәгә куелачак. Әлеге спектакльгә акча Татарстан Республикасының хәзерге заман драматургиясе һәм театр сәнгатенә ярдәм итү буенча "Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы..." дип аталган конкурста җиңү яулаган өчен бирелде. Шуны да билгеләп үтик, бәйге татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия һәм Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге тарафыннан оештырылды.

Конкурска йомгак ясау, театр коллективларын һәм авторларын бүләкләү Галиәскәр Камал театры сәхнәсендә узды. Җиңүчеләр  рәтендә шулай Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры.

Кабул итү графигы