Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Шәһәрнең барлык объектлары да җылылык белән тәэмин ителгән

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев матбугат конференциясе барышында, күп фатирлы йортлар идарәче компанияләре тарафыннан җылылык җибәрелә башлаганнан соң ике атна эчендә барлык җылыту системалары җайга салынган, дип хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, су температурасы җитмәүгә бәйле кисәтүләр булса, яшәү урыны буенча идарәче компаниягә, чараларны кабул итү өчен адресны төгәл күрсәтеп мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сәбәбен ачыклау, җитешсезлекләрне бетерү өчен ике сәгатьтән артык вакыт кирәк. "Шәһәрнең барлык социаль-мәдәни объектлары, балалар бакчалары, мәктәпләрдә 26 сентябрьдән җылылык бирелеп бетте. Җылылык биргәннән соң ике атна эчендә стоякларда һава кудыру буенча мөрәҗәгатьләр каралды", - дип билгеләде ул.

Шулай ук Илья Зуев автокалада домофоннарны алыштыру эше дәвам итүен хәбәр итте."План буенча 7 мең панельне алмаштырырга кирәк, 2400 инде алмаштырылган, - дип шәрехләде ул. - 2023 елның 30 декабренә кадәр барлык эшләр дә тәмамланачак".

Кабул итү графигы