71 микрорайон өчен "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты
71 микрорайон өчен "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты Яр Чаллының 71 микрорайонындагы «Залесный» фельдшер-акушерлык пунктына яңа җиһазлар һәм мебель кайтты. Медицина учреждениесендәге яңа җиһазлар ярдәмендә тиздән пациентлар анализы, медицина манипуляциясе, вакцинация, диспансерлаштыруның беренче этабы уздырырга, хатын-кызлар өчен күзәтү кабинеты эшен оештырырга, ЭКГ үткәрергә мөмкин булачак.