Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
10 сентябрьдән Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Алар шимбә көнне 8:00 дән 15:00 гә кадәр Тукай яры буенда «Строитель» стадионы каршында, Ипподром һәм «Южный»агросәнәгать паркы территориясендә оештырылачак. Авыл халкын, җирле товар җитештерүчеләрне, шәхси эшмәкәрләрне, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар, үзешчән бакчачыларны ярминкәләрдә катнашырга чакырабыз.