Шәһәрдәге иң зур мәктәп. Ул нинди?
Быел 69 нчы һәм якындагы микрорайоннарда яшәүчеләр өчен уку елы башлануга зур бүләк ясалды. Яңа балалар бакчасы янында яңа мәктәп ачылды. Төгәлрәк булса, «62 нче мәгариф үзәге». Бу Яр Чаллы шәһәренең яңа тарихындагы иң зур мәктәп-аның сыйдырышлыгы 1501 укучы. Ул мәктәп кенә түгел, ә мәнфәгатьләр буенча барлык түгәрәкләр (модельләштерү дә, компьютер технологияләре дә, спорт түгәрәкләре дә) бер урында тупланган тулы хокуклы мәгариф үзәге. Мәктәпкә керү юлында барлык куркынычсызлык чаралары урнаштырылган. Аның актлар залы 780 кешене үзенә сыйдыра ала.