Яр Чаллыда Рәис Беляевның тууына 87 ел тулуны билгеләп үттеләр
Бүген Яр Чаллыда партия шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Беляевның тууына 87 ел тулуны билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Рәис Беляев һәйкәле янында узды. Шәһәрнең атаклы җитәкчесен искә алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Шәһәр Советы депутатлары, беренче төзүчеләр, студентлар, җәмәгатьчелек вәкилләре килде.