Яр Чаллыда -15 градуска кадәр фаразлана
11 нче гыйнварда Яр Чаллыда болытлы һава, кар явуы көтелә . Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә.
11 нче гыйнварда Яр Чаллыда болытлы һава, кар явуы көтелә . Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә.
2022 елда Яр Чаллыда шәһәр автоюлларын ремонтлау дәвам итәчәк. Шулай итеп, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Хайер урамын (I чират) 338,7 млн сумлык реконструкцияләү планлаштырыла. Гостев урамындагы юлны реконструкцияләү дәвам итәчәк, Аэродром урамыннан алып Батенчук урамына кадәрге участок һәм күпер юлын төзү. Ремонт бәясе – 686,6 млн. сум.
2022 елда Яр Чаллыда 10,1 млрд сумга социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 20 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.
Кышкы бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрү нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан Яр Чаллыда тугыз чыршы ачылган, шуларның берсе шәһәренең үзәк мәйданында – Азатлык мәйданында.
Яр Чаллыда COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын 262 484, икенче компонентын 206 784 кеше ясаткан. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр иткәнчә, вакцинация пунктлары бәйрәм көннәрендә дә эшләгән.