Татарстанда көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил, томан көтелә
9 гыйнварда Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 6-11 метр, төнлә көчәйгәндә секундына 15-16 метрга кадәр тизлектә.