Өченче буын университеты студентлары өчен «Хокукый белемнәр мәктәбе»
Компьютер грамоталылыгыннан тыш, Өченче буын Университетында башка факультетлар да бар. Популяр юнәлешләрнең берсе – «Хокукый белемнәр мәктәбе». Тыңлаучылар гаилә, мирас хокукын, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турындагы законны өйрәнгәндә аеруча зур кызыксыну күрсәтәләр. Дәресләр тормыштан мисаллар белән ныгытыла. Бу юнәлештә дәресләрне юрист Наилә Мөксинова алып бара.