Яр Чаллыда 69 комплекста яңа мәктәп барлыкка киләчәк
Яр Чаллыда 69 комплекста мәктәп төзелеше башланачак. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: «69 комплекста 1500 урынга исәпләнгән төзелешне башлау турында карар кабул ителде. Төзүчеләр мине ишетә. 2021 елның 1 сентябренә, тугыз айдан соң, яңа мәктәп ишекләрен ачу бурычы куелды».