Өлкән буын чаллылар өчен республикада беренче IT-клуб эшчәнлеген башлады
16 августта Чаллы өлкән буын кешеләре өчен ИТ-клубта «Счетчик күрсәткечләрен тапшыру, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү» дигән темага дәрес узды. Катнашучыларга ТР Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет ясарга ярдәм иттеләр һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү һәм счетчиклар күрсәткечләрен тапшыру алгоритмын күрсәттеләр.