Шимбә, 30 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы педагогия вузының тхэквондистлары Беларусь ачык кубогының «алтын» һәм «көмеш» медальләрен алды
Яр Чаллы педагогия вузының тхэквондистлары Беларусь ачык кубогының «алтын» һәм «көмеш» медальләрен алды

10-12 ноябрьдә Минск шәһәрендә тхэквондо-ВТФ буенча «Беларусь Республикасының ачык кубогы» халыкара ярышлары узды. Катнашучылар арасында Россиянең һәм Беларусь Республикасының 200дән артык спортчысы, шул исәптән автокаладан да тхэквондистлар бар.

Яр Чаллы педуниверситеты студенты Анна Казарновская Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм 53 килограммга кадәрге авырлык категориясендә алтын медаль яулады.

Талантлы чаллылыларны җиңүләре белән котлыйбыз, күп кенә яңа спорт үрләрен яулауны телибез!

Кабул итү графигы