Чәршәмбе, 17 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
«Яр Чаллы» ИСҮ күләмнәрен арттыра

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узган алдынгы социаль-икътисади үсеш территорияләре (ИСҮ) комиссиясенең республика киңәшмәсендә Яр Чаллыдан ике гариза хупланды.
Комиссия Чаллыдан кергән ике гаризаны карады һәм хуплады. Борт платформалары җитештерүче компания ИСҮнең яңа резиденты булды. Проектка инвестицияләр күләме якынча 100 млн сум тәшкил итәчәк. 20 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Күзәнәкле бетон блоклар җитештерү буенча гамәлдәге ИСҮ резиденты үзенең инвестиция проекты буенча моңа кадәр игълан ителгән күрсәткечләрен арттырды. НДС белән исәпләгәндә, проектның гомуми бәясе 853,8 млн сум тәшкил итәчәк, 170 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Яр Чаллы» ИСҮ 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда лидер булып тора.

Кабул итү графигы