Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегендә спорт чарасы узды. Ярышлар Ватанны саклаучылар елына багышланды.
Хатын-кызлар арасында Анастасия Үтюганова җиңде, икенче урынны Орнелла Сөнгатуллина яулады, лаеклы өченче урынны Нәфисә Хантимерова алды.
Ир – атлар арасында беренче урынны Вадим Бирюков алды, икенче урынны Алмаз Таипов яулады, өченче урынны Ирек Мөбәрәкшин алды.