Ставропольдә физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы төгәлләнде. Татарстан Республикасы җыелма командасы төбәкне лаеклы тәкъдим итеп, искиткеч физик әзерлек, рух ныклыгы һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.
Иң яхшылар арасында — аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Рамиль Нәбиуллин. Үзенең укытучысы Светлана Апанаеваның җитәкчелегендә ул чын спорт характеры, чыдамлылык һәм югары әзерлек күрсәтте.
11 нче сыйныф укучылары да лаеклы чыгыш ясадылар. 26 нчы гимназияне тәмамлаучы Регина Мусафина һәм 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Эвелина Гобәйди барлык сынауларны да ышанычлы үттеләр һәм призлы урыннарга ия булдылар. Кызларга уңышка ирешергә тәҗрибәле остаз Елена Мусафина ярдәм итте.
Аларның һәркайсы республиканың белем бирү учреждениеләре үзләрендә гармонияле һәм максатчан, бөтенроссия дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирешә алырдай яшьләрне тәрбияләвен исбатлады.