Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллының «ДА-ДА» сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара фестивальдә Гран-при яулады

6 нчы «ДА-ДА» балалар сәнгать мәктәбе укучылары Пензада «Татлин» Халыкара архитектура-сәнгать иҗаты фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Чаллы халкы икенче ел рәттән фестивальнең Гран-приына лаек булды. Команда 11 диплом алды. Так, пукучы яшьләр һәм мәктәп укучылары өчен Халыкара архитектура - сәнгать иҗаты күргәзмәсендә редакцияләнгән экспозиция 12 кв. метр мәйданны биләгән. Пензаның күргәзмәләр залында 90нан артык эш урын алган.

«Да-ДА» мәктәбенең 16-17 яшьлек 19 укучысы "рәсем", "архитектурада графика", "архитектурада композиция"номинацияләрендә призлы урыннар яулады. Сәнгать мәктәбе педагоглары шулай ук Россиянең башка төбәкләрендәге хезмәттәшләре белән тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Олимпиада хәзер дә 14-16 яшьлек укучылар өчен читтән торып рәсем, графика һәм композиция номинацияләрендә дәвам итә, бу яшь категориясендә «ДА-ДА»мәктәбенең өч укучысы катнаша.

Кабул итү графигы