Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мансур Фәттахов Чаллыда төзелеш тармагы эшенә нәтиҗә ясады. Яңа Генераль план төзелде.
Аны әзерләгәндә шәһәр үсешенең социаль-икътисадый, демографик һәм башка күрсәткечләре исәпкә алынды һәм урнаштыру өчен планлаштырыла торган җирле әһәмияттәге объектлар күрсәтелде.
2024 елда 270 профилактик чара үткәрелде һәм 32 кисәтү бирелде.