Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда күзәнәкле бетон һәм брусчатка җитештереләчәк

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте "Яр Чаллы" ТОСЭРы резидентлары арасына керәчәк ике проектны килештерде: "Күзәнәкле бетоннан блоклар җитештерү" һәм брусчатка җитештерү проекты. Резидентлар D500 маркалы күзәнәкле бетон блоклар төрле формада, зурлыкта һәм текстурада җитештерәчәк. Компанияләр заманча производстволар төзиячәкләр. Өстәмә 100 яңа эш урыны булдырылачак. Предприятиеләр торак өчен дә, сәнәгать төзелеше өчен дә продукция белән тәэмин итә, шулай ук йорт яны территорияләрен төзекләндерә, паркларны, җәмәгать киңлекләрен Чаллыда төзелгән продукция белән реконструкцияли алачак.

Кабул итү графигы