Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда «Балачак дөньясы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Халыкара балаларны яклау көнендә «Солнышко» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» X юбилей республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр. Конкурс гамәлгә кергән вакыттан анда 1 500дән артык бала катнашкан.  

Конкурсның алыштыргысыз оештыручысы һәм финанс партнеры – шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов. Бәйрәм социаль яклау идарәсе һәм «Солнышко» тернәкләндерү үзәге ярдәме белән узды.

Быел үз эшләрен рекордлы санда катнашучылар тәкъдим иткән: балалар коррекция белем бирү учреждениеләрендә, махсус коррекция мәктәпләрдә белем алучы 180 бала.

«Минем яраткан шәһәрем», «Дөнья халыклары әкиятләре», «Россия халыкларының милли костюмнары» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.

Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады һәм җиңүчеләрдән тыш, конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.  

Кабул итү графигы