Экспозициягә 89 сәнгать әсәре керде. Биредә графика, рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре урнаштырылды.
Чаллылыларны, күргәзмә кунакларын картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина, Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы оешмасы рәисе Ленар Әхмәтов һәм Татарстан Республикасының халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев сәламләде.