Яр Чаллыда чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе яхшы хәбәрдән башланды. Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев коронавирус белән авыручылар саны кимүе турында әйтте. Узган атна белән чагыштырганда 21 кешегә кимрәк. ОРВИ буенча да күрсәткеләр уңай. - Яз җитте. Җитте чирләп ятырга. Урамда кояш. Хәзер күбесе табигатькә чыга. Саф һавада йөрүе барыбер үзенекен итә, - дип сөенеп ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Кабул итү графигы
Мәгълүматны йөкләп булмады. Соңрак кабатлап карагыз.