Пәнҗешәмбе, 21 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр
Яр Чаллыда Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр
Яр Чаллыда Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр
Яр Чаллыда Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр

3 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебез сугыш кырында калган Ватанны саклаучыларны искә ала.

10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында тантаналы чара узды. Мөхтәрәм кунаклар исемнәре билгесез булган совет солдатларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Билгесез Солдат көне өчен 3 декабрь көне сайланган. 1965 елда, Мәскәү астындагы сугышта немец-фашист илбасарларын тар-мар итүнең чирек гасыры билгеләп үтелгән көнне, Александр бакчасына Кремль дивары каршында Россия башкаласын саклаганда һәлак булган һәм Зеленоград янында җирләнгән Билгесез солдат җәсәдләрен күчерәләр.

Шул вакыттан бирле 3 декабрьдә Ватан өчен һәлак булган, исемнәре билгесез булган сугышчыларны искә алалар.

Кабул итү графигы