Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Россиядә Пушкин көне һәм рус теле көне алдыннан Үзәк шәһәр китапханәсе каршындагы мәйданда «Пушкин шәһәрдә» акциясе узды. Шәһәрнең шагыйрьләре шигырьләр укыдылар: Вера Хәмидуллина, Мансур Сафин, Любовь Тимофеева, Любовь Даутова, Людмила Черникова. Шагыйрь, автор-башкаручы Александр Тарасов һәм «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге солисткасы Валентина Сидорова башкаруында җырлар яңгырады.

Чара барышында «Таныш булмаган юлларда», «Әкияти калейдоскоб», «Пушкин әкиятләре утравы» уен программалары эшләде. Балалар «Пушкинның әкият иле» викторинасында, «Пушкин әкиятләре геройлары», «Пушкин әкиятләрендә хайваннар» конкурсларында катнаштылар, әкият геройларын искә төшерделәр, шагыйрь әсәрләре геройлары рәсемнәре төшерелгән пазлалар җыйдылар, кроссвордлар һәм филвордлар чиштеләр. Иҗат итәргә яратучылар асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаштылар.

Кабул итү графигы