Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда автомобиль ярышы узачак

Чаллыда эшләүче яшьләр арасында автомобиль күпбәйгесе буенча ярышлар оештырылачак. Ярышлар 20 майда ТР ДОСААФ автомобиль мәйданчыгында узачак. Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар 3 этаптан тора: Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, тиз маневрлар ясау һәм «Бала – төп пассажир» темасына автомобиль бизәү. Автомобиль белән идарә итү осталыгын 2 кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары күрсәтә алачак. Төп шартлар-машина йөртү таныклыгы, шәхси автомобиль, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм штрафлар булмаган кешеләр. Автоузыш эшче яшьләр арасында Спартакиада кысаларында уза.

Кабул итү графигы