Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда проектлар язу буенча укыту семинары узачак

17 июльдә 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр «Орион» яшьләр үзәгендә "Микрогрантлар" конкурсында катнашырга теләүчеләр өчен проектлар язу буенча укыту семинары узачак. Конкурста физик затлар (14-35 яшьлек), коммерциячел булмаган оешмалар һәм югары уку йортлары катнаша ала. Күңелле бонус - гадиләштерелгән хисап документациясе. 

Программаны Илдар Гәрәев алып барачак - ул педагог, тренер, коуч, остаз (2013 елдан "Синергия" мәгариф үзәге (Казан шәһәре) тренеры, "Бала үсешенең алтын стандарты" республика программасы катнашучысы, "Яшүсмерләрдә лидерлык сыйфатларын үстерүнең психологик-педагогик шартлары" фәнни эше авторы, яшүсмерләр өчен "Лидер булу" шәхси үсеш тренингы һәм "Яшьләр бизнес мәктәбе" эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү курсы авторы һәм алып баручысы, "Круговорот" республика лагереның тренинг программаларын алып баручы.

Конкурста һәм белем бирү семинарында катнашучыларга проектның видеоролик-презентациясе ("Микрогрантлар" конкурсында катнашу таләпләренең берсе) яздырылачак, шулай ук проект буенча тулы консультация ярдәме күрсәтеләчәк.

Кабул итү графигы