Инвалидлар спартакиадасы — рухлары белән якын булган кешеләрне берләштерүче еллык спорт ярышы. Һәм бүген, Инвалидлар унлыгының беренче көнендә, Автозавод районында яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчылар тагын бер кат җыелды.
Ярышлар өч спорт төре буенча узды: армспорт, шашка һәм дартс. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары белән бүләкләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Судейство «Олимпийский» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан оештырылды.
Призер булган спортчылар 6 декабрьдә «Яр Чаллы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узачак шәһәр Спартакиадасында Автозавод районын тәкъдим итәчәкләр. Теркәлү иртәнге сәгать 9:00 да. Башлануы 10:00 сәгатьтә.