Бөек Ватан сугышы ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анастасия Михайловна Казанцева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анастасия Михайловна Казанцева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә Александра Черновага, Людмила Соловьевага һәм Федосья Ракитинага Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу медален тапшырды.
Бүген Тантаналар сараенда Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады.
Яр Чаллы картиналар галереясендә Татарстан Республикасының халык рәссамы Александр Петровның «Рәсем сәнгате. Осталык дәресләре» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.
Чаллыда болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән уртача яңгыр ява. Көндез урыны белән бераз яңгыр ява.Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан чыга.Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+4˚.Көндез максималь температура +4..+8˚.