Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Россия көнендә Яр Чаллы полициясе тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм оештырды
Россия көнендә Яр Чаллы полициясе тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм оештырды

Россия көнендә Яр Чаллы полициясе тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм оештырды. 92 яшьлек чаллылыга карак урланган милекне кире кайтардылар.

Урлашу берничә көн элек булган. Иртәнге сәгатьтә өлкән яшьтәге ханым подъезд янындагы клумбаны бизәп торучы чәчәкләрне карый. Соңрак эскәмиядә яткан пакетның  юк булуын ачыклый, анда телефон, акча һәм башка шәхси әйберләр салынган була. Каракны тоткарлауга өмет юк, дип ул полициягә мөрәҗәгать итми. Бу хакта аның күршеләре хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый һәм урланган әйберләрне хуҗасына кайтара.

Хокук сакчылары урлашудан зыян күргән ханымны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенә экскурсиягә чакырдылар. Биредә аны тантаналы рәвештә дәүләт бәйрәме-Россия көне белән котладылар. Күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән идарә җитәкчесе Надир Закиров чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. 

Кабул итү графигы