Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Комсомол районында интеллектуаль уен оештырылды
Комсомол районында интеллектуаль уен оештырылды

15 нче балалар иҗат йортында  Комсомол районы хакимияте вәкилләре һәм шәһәр укучылары Советы активы катнашында якынлашып килүче Җирле үзидарә көненә багышланган интеллектуаль уен оештырдылар. Чараның максаты – яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, шулай ук яшь буынның хокукый һәм сәяси грамоталылыгын арттыру.

Чарада катнашучыларны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сәламләде. Ул укучыларны Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты структурасы белән таныштырды.

Чарада катнашучылар биш төркемгә бүленеп, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәләрендә интерактив сорауларга җавап бирделәр.

Кабул итү графигы