Булачак әниләргә кайбер түләүләр һәм пособиеләр бирелә
Түләүләрнең берсе - 2023 елның гыйнварыннан гамәлгә кертелгән бердәм пособие. Ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 3 мең йөкле хатын-кыз ала.