Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Орловка бистәсендә урнашкан һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Ветераннарга хөрмәт күрсәтергә хәрби комиссариат, С.П.Титова исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты, Комсомол районының Ветераннар советы вәкилләре, ТИҮ рәисләре, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Яр Чаллы медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, районның мәктәпләре укучылары килгән иде.