10 меңнән артык чаллылы коронавирустан прививка ясаткан
Бу атнада Яр Чаллыга коронавирус инфекциясеннән 3000 доза вакцина кайтты. Бүген тагын 500 доза көтелә. Бүгенге партияне исәпкә алып, шәһәрнең дәвалау оешмаларына 14 345 доза кайтарылыр дип планлаштырыла.