Яр Чаллыда гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуны билгеләп үттеләр
Яр Чаллыда гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуны билгеләп үттеләр. «Ватан-ана» мемориалы каршында чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тантаналы чара узды. Әфганчыларга хөрмәт йөзеннән сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, Әфганстанда һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары, ветераннар, җәмәгатьчелек вәкилләре, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм студентлар килде.