Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Рәссам Хәмзә Шәриповның шәхси күргәзмәсе ачылды
Рәссам Хәмзә Шәриповның шәхси күргәзмәсе ачылды
Рәссам Хәмзә Шәриповның шәхси күргәзмәсе ачылды
Рәссам Хәмзә Шәриповның шәхси күргәзмәсе ачылды

Картиналар галереясенең кече залында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКО каршындагы халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы Хәмзә Шәриповның график эшләре күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 16 майга кадәр дәвам итәчәк. Экспозициядә портрет һәм фигуралы эскизлар, кеше сурәтләнгән уку этюдлары тәкъдим ителгән.

Рәсемнәр карандаш, күмер, акварель техникасында башкарылган. Күргәзмә җылы дуслык атмосферасында ачылды. Рәссамны котларга хезмәттәшләре, дуслары һәм матурлыкны бәяләүчеләр килде. Остазга карата бик күп яхшы һәм илһамлы теләкләр яңгырады. Залда тере музыка уйнады, Кама сәнгать һәм дизайн институты студентлары кунакларның тиз эскизларын башкаралар.

Кабул итү графигы