Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Картиналар галереясендә Җирле үзидарә көне уңаеннан тантаналы чара узды

 Яр Чаллы картиналар галереясендә Җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән район Башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Ул Җирле үзидарәнең заманча дәүләтчелекне үстерүдә әһәмиятле ролен билгеләп үтте, шулай ук намуслы хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иң изге теләкләр теләде.

Чара Татарстан Республикасының Халык рәссамы Александр Петровның «Мәхәббәт офыклары» күргәзмәсе фонында узды. Бәйрәм кунаклары өчен 4 нче музыка мәктәбе һәм «Мизгел» җыр театрының кече составы тәрбияләнүчеләре концерт программасы белән чыгыш ясады.

Кабул итү графигы